Роспотребнадзор «COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында тәмәке куллану турында»

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Бөтендөнья тәмәкесез көнне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гамәлдәге мәгълүматларга караганда, тәмәке тартучыларның COVID-19 авыруы ешрак авыр формада уза, дип искәртә. Тәмәке тарту үпкәләрнең эшен начарайта, һәм тәмәке тартучы кешенең организмы яңа коронавирус китереп чыгара торган респиратор авыру белән көрәшү кыенрак.

Тәмәке куллану авызы аша – тәмәке тартканда яки башка тәмәке әйберләрен кулланганда вирус белән зарарлану куркынычын арттыра. Тәмәке тартучыларга зарарланган очракта, авыруның авыр агу куркынычы зуррак, чөнки аларның үпкәләре зыян күргән инде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гражданнарны тәмәке куллануның җимергеч нәтиҗәләреннән якларга һәм COVID-19га каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар контекстында табибларның киңәшләрен үтәргә чакыра.

Тәмәке тарту - кеше сәламәтлегенә иң зур куркыныч янауларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ел саен тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан 5 миллион кеше үлә, дөньяда һәр 8 секунд саен 1 тәмәке тартучы үлә, һәм бу сан елдан-ел арта бара, табиблар фаразлары буенча, хәзерге дөньяда тәмәке тартучы кешеләр саны арту тенденциясе 10 елдан соң бу сан 2 тапкырга диярлек артырга мөмкин, ә 2030 нчы елга тәмәке тарту вакытыннан алда үлемгә китерүче иң көчле факторларның берсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International