Менделеевскта «кечкенә йолдызчыклар» кабынды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә район башлыгы патронажы астында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының балалар коллективлары арасында «Йолдызны яктырт» беренче район фестиваль-конкурсы узды.

Гала-концертта шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан 300 дән артык бала катнашты. Яшь талантлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә 34 номер тәкъдим иттеләр.

Концертны 2 нче номерлы «Юла» балалар бакчасының бию коллективы «Планетада балалар дус» милләтләр флешмобы белән ачып җибәрде. Балалар «Вокал», «Хореография», «Театр иҗаты», «Нәфис сүз» номинацияләре буенча концерт номерлары күрсәттеләр.

Район башлыгы Валерий Чершинцев балаларны, аларның җитәкчеләрен, педагогларны һәм ата-аналарны уңышлы чыгышлары белән котлады.

- Шәһәрнең яшь талантлары сәхнәдә кыю торды һәм ышанычлы чыгыш ясады. Зур афәрин! Алга таба да иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез, — диде ул һәм җиңүчеләргә номинацияләр буенча лаеклы бүләкләр тапшырды.

«Нәни йолдызчык»  — 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче София Гомәрова барыбызны да үзенең сөйкемлелеге белән таң калдырды. Ул район башлыгы Валерий Чершинцевның махсус бүләге белән бүләкләнде.

Конкурста катнашучыларны актив әзерләгәннәре һәм уңышлы нәтиҗәләре өчен иң яхшы җитәкчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International