Гассар мәдәният йортында Менделеевск муниципаль районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район Советының хисап-сайлау конференциясе булып узды.
Ветераннар советы эшчәнлеге турында хисап белән рәис Любовь Сорокина чыгыш ясады.
- 5 ел эшләү дәверендә ветераннар советы җитәкчелегендә күп эш башкарылды. Безнең төп бурыч - районның иҗтимагый оешмалары һәм җитәкчеләре арасында үзара хезмәттәшлек, патриотик тәрбияне пропагандалау һәм районның спорт, мәдәни чараларында катнашу, - дип билгеләп үтте ул.
Районда барлыгы 8000нән артык ветеран теркәлгән. Бүгенге көндә 4 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 концлагерь тоткыны исән калган.
Хисап-сайлау конференциясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Иҗтимагый оешма эше уңай яктан билгеләп үтелде.
Очрашу ахырында ветераннар Советының яңа рәисе сайланды. Ул - журналистика ветераны Лариса Кривилева. Шулай ук район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.