1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Песәй урта мәктәбе спорт мәйданчыгында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм «Теремок» мәктәп яны лагере балалары өчен мәктәп, китапханә, балалар бакчасы һәм мәдәният йорты белән берлектә "Балачак - күңелле вакыт" дигән күңел ачу - уен программасы оештырылды.
Барлык балалар да күңелле стартларда һәм конкурсларда катнаштылар: аркан тарту, йомырка белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, «балык» тоту һ.б. чара җыр-бию белән үрелеп барды. Чара дәвамында балаларның күңелле көлүләре генә ишетелде. Барысы да бик күп эмоцияләр һәм позитив алдылар. Һәм, әлбәттә инде, татлы призлар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)