#балаларкитапханәсе#менделеевсккитапханәләре#мәдәнименделеевск#уен программасы#балачак яктыпланета
1 нче июнь – Балаларны яклау көне - бәхетле балачак бәйрәме. Балачак - ул иң ваемсыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Балаларны яклау көне җәйнең иң яраткан чоры башлану белән туры килүе очраклы түгел, мөгаен. Бу көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре «Без кызлар һәм малайлар кояш куяннары кебек» дигән күңелле һәм кызыклы уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Балалар зур кызыксыну белән «Чабата», «Йөзек - йөзек», «Ашарга ярый торган – ашарга ярамый торган», «Светофор», «Хайван сурәтлә» дигән кызыклы уеннарда катнаштылар. Балалар табышмаклар чиштеләр, хайваннарның тавышларын сүрәтләделәр. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды. Ә тагын, бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды, балалар вакытны күңелле генә уздырмадылар, уңай эмоцияләр һәм энергия заряды да алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)