Казанда «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге»һәм "Иң мәдәни ата-ана" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Менделеевск балалары, конкурста җиңүчеләр бу бәйрәмдә булдылар.

Тантаналы чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев катнашты. Тантаналы чара программасында Республика балалар китапханәсе оештырган интерактив уен, китап күргәзмәләре булды. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бәйрәм «Зөбәрҗәт шәһәр» театрыннан «Дөрес фикерләү» спектакле белән тәмамланды. Проект ярдәмендә Татарстанда массакүләм балалар социаль челтәре булдырылды. Анда беренче-дүртенче сыйныф укучылары театр, музей, китапханә, мәдәни-массакүләм чараларда катнашуларын билгеләп үтәләр, сәяхәтләренең нәтиҗәләре белән уртаклашалар һәм төрле биремнәрне үтиләр. Хәзерге вакытта порталда 84 мең кулланучы исәпләнә. «Порталның иң актив кулланучысы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Казан Кремлендә булып кайткан Петрова Настя бар. Республика җитәкчесе балалар өчен үз резиденциясе буенча экскурсия үткәрде һәм үзенең иртә мавыгулары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International