Элек РПФ органнарының клиентлар хезмәтләрендә ихтыяҗ зур булган хезмәтләрнең берсе пенсия күләме һәм РПФ линиясе буенча билгеләнгән башка социаль түләүләр турында белешмәләр бирү иде. Мондый белешмә кредит килешүен яки социаль ташламаларны рәсмиләштерү өчен пенсионерга керем чыганагын һәм күләмен раслый торган рәсми документ булып тора.
2017 нче елдан мондый төрдәге белешмәләр өчен гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать итә алалар.