Ана капиталыннан айлык түләү: кемгә тиеш һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия, дип искәртә:

икенче бала һәм әни - РФ гражданнары;
икенче бала гаиләдә 2018 нче елның 1 нче гыйнварыннан барлыкка килде;
гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына РФ субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмый. 2020 нче елда Татарстан Республикасында бу 20588 сум.
Айлык түләү күләме РФ субъектында алдагы елның II кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International