Дәүләт Думасы парник газлары чыгаруны чикләү турындагы законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасы кабул иткән закон – планетабызны савыктыруда, парник газлары чыгару күләмен киметүдә, чыннан да, алга киткән документ. Россия эзлекле рәвештә халыкара климат йөкләмәләрен үти һәм шул рәвешле климат тәртибендә булачак. Без парник газлары чыгаруны киметүдә башка илләрдән шактый алда барабыз, илебез җитештерүчеләре продукциясендә углерод эзе чит илләрнең күбесенә караганда түбәнрәк. Безнең энергетика структурасы-дөньяда иң чиста урыннарның берсе, Без бит чиста төрләрне: гидроэнергетика, атом энергетикасын киң кулланабыз».