Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәгълүмати-аналитик үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән «Россия МЧС» куркынычсызлык буенча мобиль кушымта Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә бушлай күчереп алырга мөмкин һәм iOS һәм Android мобиль җайланмаларының операцион системаларында уңышлы эшли.
Сервис кулланучының шәхси ярдәмчесе буларак эшләнгән һәм ул өлкәннәр арасында да, үсеп килүче буын арасында да куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.