Әкият сукмаклары буйлап

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

3 нче июнь көнне Ижау авыл китапханәсенә йөрүче «Родничок» мәктәп яны лагерыннан килгән кызлар һәм малайлар «Әкият сукмаклары буйлап» уен-викторинасында зур кызыксыну белән катнаштылар.

Китапханәдә каникуллар-ул вакытны мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү, яңа һәм кызыклы нәрсәләр белү мөмкинлеге. Балалар өчен бу көнне «Минем яраткан әкиятләрем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда китапханәче укучыларга нинди әкиятләр Булуы, ни өчен алар шулай аталуы турында сөйләде. Аннан соң балалар уен-викторинада көч сынашты. Балалар үз биремнәрен «ура» га үтәделәр: әкият геройларын билгеләделәр, пар таптылар, хәтта әкият геройлары да бу көнне җанланды. Уен-викторинага йомгак ясалды һәм дуслык җиңде икән. Соңыннан «Федорино горе» мультфильмын карадылар. Балалар, китапханәдән киткәндә, үзләре белән кызыклы китап алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International