Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Менделеевск шәһәренә эш визиты белән килде.
Гөлнара Габдрахманова район башлыгы Валерий Чершинцев, район Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь һәм инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Артур Захарян белән берлектә муниципаль архивка капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты. Архив исәп-хисап үзәгенең элеккеге бинасында (Химиклар ур., 3а) урнаштырылачак.













