2021 нче елның 1 нче июленнән яңа түләүләр турында

2021 елның 4 июне, җомга

РФ Президентының 2021 нче елның 21 нче апрелендәге РФ Федераль Җыенына Юлламасында каралган яңа түләүләр буенча гаризалар һәм документларны кабул итү һәм теркәү тәртибе турындагы сорауларга бәйле рәвештә, аерым алганда: йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында учетка баскан хатын-кызларга айлык пособие һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык пособие, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 нче елның 26 нчы  маендагы 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән әлеге түләүләр турындагы нигезләмәләр 2021 нче елның 1 нче июленнән үз көченә керә дип каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International