Бүген ана капиталы сертификатын алу процедурасы, шулай ук аны куллану механизмы шактый гадиләштерелде. Шулай итеп, сертификат гариза бирмичә генә бирелә. РФ Пенсия фондына бердәм дәүләт ЗАГС реестрыннан бала туу турында мәгълүматлар килә, һәм РФ Пенсия фонды белгечләре хатын-кызның ана (гаилә) капиталы алу хокукын билгели.
Электрон сертификат аның шәхси кабинетына җибәрелә. Элегрәк ана капиталы акчаларын кредит килешүе буенча бурычны һәм процентларны түләү яки торак шартларын яхшыртуга кредит рәсмиләштергәндә беренчел взносны түләү өчен, Пенсия фондына гариза һәм барлык кирәкле документларны тапшырырга кирәк иде.
Хәзер мондый гаризаны банкта рәсмиләштерергә була, анда гаилә торак сатып алуга яки төзүгә кредит ала.