"Химик" стадионы территориясе яңа төсләр белән балкып торачак

2021 елның 4 июне, җомга
Менделеевскта Сабантуй бәйрәм итүгә әзерлек эшләре кызу бара.

«Химик» стадионында предприятие, оешма җитәкчеләре белән сабан бәйрәменә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә узды. Стадион территориясендә өмә үткәреләчәк, эскәмияләр, урналар, чәчәк клумбалары буялачак.

Бәйрәм программасында ат чабышлары, милли хуҗалыклар эше, концерт, көрәш, авыл хуҗалыгы формированиеләре парады планлаштырылган.

Бәйрәм 11: 00 сәгатьтә башлана. Тулырак программа белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International