«Аммоний» «Экояз-2021» республика акциясе йомгаклары буенча иң яхшы оешма булды

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстанда «Экояз-2021» республика акциясенә йомгак ясалды, аның нәтиҗәләре буенча «Аммоний» АҖ иң яхшы оешма дип танылды. Бу хакта оешма "ВКонтакте" битендә хәбәр итә.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Республика территориясен чистарту буенча чаралар 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр үткәрелде. Бу вакыт эчендә полигоннарга 400 мең куб. м. калдык чыгарылган һәм 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. «Экояз-2021» экологик акциясе кысаларында «Аммоний» АҖ хезмәткәрләре Менделеевск районы территориясендә санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эшләр башкарды, шулай ук оешма инициативасы буенча 80 юкә үсентесе утыртылды.

29 нчы майда ТР Хөкүмәте Йортында «Экояз-2021» акциясенә һәм төгәлләнгән санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды. «Аммоний» АҖ «Иң яхшы оешма» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International