Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) белешмә телефонына еш бирелә торган сорауларга җавап бирә.
- Күптән түгел ана капиталы акчаларын торак алу өчен алынган кредитны түләү өчен файдалану турында гариза бирдем. Акчаны кредиторга күчерү өчен күпме вакыт кирәк булыр?
- Эш итү турындагы гаризаны канәгатьләндерү яисә канәгатьләндерүдән баш тарту турындагы карар Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан гаризаны кабул итү датасыннан 10 эш көненнән дә артмаган срокта чыгарыла. Гариза канәгатьләндерелгән очракта, ана капиталы акчаларын күчерү карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.