Менделеевск районында клиент хезмәте 2012 нче елдан башлап пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашучы гражданнар өчен 2021 нче ел пенсия белән тәэмин итүгә өстәмә иминият взносларын (ДСВ) түләүнең соңгы елы булуын искә төшерә.
Исегезгә төшерәбез, программа беренче взносны түләү елыннан 10 ел гамәлдә. Шул ук вакытта закон бу чорда взносларны түләүне туктатырга да, аны теләсә кайсы вакытта яңартырга да мөмкинлек бирә. Программа шартлары буенча, дәүләт ел саен календарь елында 2000 сумнан алып 12000 сумга кадәр взнослар түләгәндә финанслашуны тәэмин итә. 2000 сумнан да ким булган взнослар күчергәндә дәүләт тарафыннан финанслашу гамәлгә ашырылмый.