Сөт эчегез, балалар һәм булырсыз сәламәт

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Сөт эчегез, балалар һәм булырсыз сәламәт” дип аталган уенлы танып – белү сәгате үткәрелде.

Китапханәче балалар организмының сәламәтлеге өчен сөтнең әһәмияте, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Балалар бу бәйрәмгә әзерләнгән сценарийның  барлык биремнәрен дә дөрес, төгәл итеп үтәделәр. Соңыннан алар  авыл сыерыннан савылган тәмле сөт һәм йогурт белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International