Эмил Ершовка «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Хөкүмәт йортында 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында су полосы буенча Россия чемпионатында җиңү уңаеннан «Синтез» спорт клубы командасын хөрмәтләү һәм тантаналы бүләкләү булды.
Менделеевлы Эмиль Ершов «Оргсинтез» ҖАҖ предприятиесендә 2016 елдан бирле эшли. Быел да спорт командасы тарихта өченче тапкыр Россия чемпионнары булды.