Күчемсез милек белән теләсә нинди килешү – мәшәкатьле һәм җаваплы эш, өстәвенә, анда балигъ булмаганнар катнашса. Бүген без, әйтик, баласы булган фатирны сатып алырга яки сатарга карар иткән "өлкәннәргә" нинди нечкәлекләргә әзерләнергә туры киләчәген сөйләячәкбез.
Балигъ булмаганнарның милкенә карата сату-алу эшләре гомуми кагыйдәләре
Балигъ булмаганнарның мөлкәтен читләштерү буенча барлык алыш-бирешләр дә опека һәм попечительлек органнары ризалыгы белән башкарыла. Опека органнары, барыннан да элек, баланың теге яки бу алыш-биреш ясаганда, әйтик, фатир сатканда торак шартлары начарланмыймы, дип кызыксындыра.
Татарстан Росреестры эксперты Рузилә Кашшапова аңлатканча, хәзерге вакытта опека органының кайсы очракларда баш тартуын, кайсыларында рөхсәт бирәчәген анык билгеләмә юк. Әлбәттә, баш тарту турындагы карар дәлилләнергә тиеш һәм ул судка шикаять бирелергә мөмкин.