А.С. Пушкинның әсәрләрен без беренче тапкыр иң иртә балачакта ишетәбез һәм әле укый белмичә, аның әкиятләре юлларын кабатлыйбыз. Камай мәктәбендә мәктәп каршындагы җәйге лагерьда катнашучылар өчен бөек рус шагыйренең туган көненә багышланган «һәм мин кабат килдем...» шигырь марафоны узды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. шагыйрьнең тормышы һәм язмышы, аның һәр кеше өчен әһәмияте турында сөйләде. Аннан соң «Геройны тап», «Нинди әкияттән юллар», «Дөресме, юкмы» дигән конкурслар һәм уеннар башланды. Балалар игътибарына «Ничек матур Пушкин әкияте» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шигъри марафонда катнашып, һәр бала шагыйрьнең иң яраткан шигырьләрен, әкиятләрдән өзекләр укыды. Барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)