5 нче июнь көнне Енабердино Мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп яны лагере белән берлектә "Табигать ярдәм көтә" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Табигатькә сак караш гадәтен булдыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт һәм аның турында кайгыртырга, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга теләк тәрбияләү өчен. Шулай ук экология турында яраткан персонажлары "Смешарики" белән мультфильмнар карау оештырылды.