Хөрмәтле социаль хезмәт хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.
Игелеклелек билгесе астында узган бу көнне без игелекле һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Бу - үзен сайлаган, башкаларны кайгырткан кешеләргә генә хас хезмәт. Сезнең ярдәм белән өлкән кешеләр, инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм янә игелекле, матур киләчәккә өметләнү һәм ышану мөмкинлегенә ия булалар.
Авыр, киеренке, әмма шундый мөһим эшегез, сабырлыгыгыз, кешеләрнең күңеленә сеңдергән игелеклелегегез һәм оптимизмыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм оптимизм, нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы, шатлык, үз хезмәтегездән канәгатьләнү һәм зур бәхет телим! Бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән!