"Табигать сукмагы белән"

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Табигать...Тормышыбыз аннан аерылгысыз. Ул юмарт һәм риясыз. Әйләнә-тирә мохиттән кешеләр кислород, азык-төлек продуктлары һәм башка бик күп нәрсә ала. Тик, кызганычка каршы, кеше табигатькә сакчыл караш турында һәрвакыт уйламый. Әмма табигатькә мәхәббәт белемсез генә мөмкин түгел. Нәкъ менә шул максат белән Камай авыл мәдәният йортында "Табигать сукмагы белән" дигән экологик тәрбия программасы үткәрелде. Программа барышында балалар белән әңгәмә үткәрелде, төп экологик төшенчәләрне искә төшерделәр, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту темасына сөйләштеләр, викторина үткәрделәр. Чара ахырында балалар табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту темасына рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International