Сабантуй бәйрәменең иң матур йоласы – бүләк җыю. Ул «Сөлге җыю» дип атала. Сөлге җыю буыннан буынга тапшырылучы бик матур йола. Әлеге шау-шулы тамаша Сабантуй алдыннан үткәрелә һәм бәйрәм алды әзерләнүе булып тора. Тойма авылы мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә «Сөлге җыю» йоласы оештырдылар.
Зурлар һәм балалар һәрбер йортка кереп, җырлап-биеп, бүләкләр җыйдылар. Гармун моңнары астында авылдашларның барысын да Сабантуй бәйрәменә чакырып йөрделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)