Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге конференциясе ачылды. Аның эшендә партиянең 45 башлангыч оешмасыннан 170 делегат, Татарстаннан Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары, шулай ук республика башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

