2002 нче елдан башлап безнең илдә пенсия системасы иминият принцибына күчте,димәк, 2002 нче елның 1 нче гыйнварыннан пенсия күләме эш бирүче тарафыннан пенсия фондына гражданин өчен түләнгән иминият взнослары суммасына бәйле. 2002 нче елга кадәр эшләгән чорларда пенсия күләме эшләнгән стажның озынлыгыннан һәм хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Һәр кешенең стажы һәм хезмәт хакы махсус формула буенча аның пенсия капиталына үзгәртелә.