А. С. Пушкин әкиятләре буенча викторина

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 6 нчы июнендә «Салават күпере» мәктәп яны лагерында Бөрешле мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәктәбе белән берлектә А.С. Пушкин әкиятләре буенча Пушкин көненә багышланган «Яшел имән һәм алтын балык» исемле викторина үткәрделәр. Кереш өлешендә балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белделәр, аның биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Соңыннан балалар А.С. Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, викторинада катнаштылар. Балалар яраткан шагыйрьнең әкиятләрен яхшы беләләр, викторинаның барлык сорауларына да диярлек дөрес җавап бирделәр. Очрашу ахырында балаларга татлы бүләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International