Песәй авылында Сабантуй гөрләп узды

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Песәй авылында милли бәйрәмебез Сабантуй  гөрләп узды. Узган ел да булмаганга күрә, Сабантуй бигрәк сагындырган. Уеннар берсе артыннан берсе үрелеп кенә барды. Балаларга кызыгып, өлкәннәребез дә уйнады. Бигрәк тә, капчык киеп йөгерү күңелле узды. Әйтерсең, өлкән апаларыбыз бала чакларын искә төшерде. Бәйрәмне эстрадабызның яшь, талантлы җырчылары Айдар Рәкыйпов, Айгиз Әхмәтовлар кыздырды. Ә алып баручы Айдар Сәфәргалин бәйрәмебезнең күрке булды. Халык бәйрәмнән күтәренке кәеф белән бик канәгать булып таралышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International