Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.
Утырыш барлык муниципаль районнарны, шул исәптән Менделеевск районын, район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында видеоконференцэлемтә аша тоташтырып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.