Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында урнаштырылган. Хәзерге вакытта моның өчен махсус оештырылган «Җир стройка өчен» онлайн-сервисында Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Пермь крае, Самара һәм Псков өлкәләре кебек төбәкләрдә урнашкан җир кишәрлекләре турында мәгълүмат бар.Барлыгы онлайн-сервиста 362 җир участогы һәм 180 тирәсе территория турында белешмәләр күрсәтелә инде.