Сәйтәк авыл клубында бәхетле балачак

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

15 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубы «Акчарлак» мәктәп яны лагерында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән Фотосушка оештырды. Балалар төрле елларда мәктәп яны лагере эшчәнлеге белән таныштылар. Ясминур Галиевна барлык фотоларны да шәрехләде. Аларда балалар үзләренең абыйлары, хәтта әти-әниләре турында да белделәр. Фоторәсемнәр мәктәп архивына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International