«Кино авылга!»

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

16 нчы июнь көнне Сәйтәк авыл клубы «Юность» кинотеатры белән берлектә авыл халкы өчен фильм күрсәтте. Күрсәтү алдыннан аниматор Ириска балалар белән бию флешмоблары үткәрде. Теләүчеләрне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Соңыннан барысы да кино карадылар. Чараның форматы барысына да ошады. Барлык уеннарда да актив катнаштылар. «Кино авылга!» - шундый девиз астында әлеге чара оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International