“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

“Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют сабыйлары Татар китапханәсе белән танышты. (Тәрбиячеләре М.В.Куликова)

Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны күргәзмәләр, кечкенәләр өчен китаплар белән таныштырды. Балалар музей почмагындагы борынгы әйберләрне аеруча кызыксынып карадылар. Юл йөргәндә саклык турында әнгәмә үткәрелде. Сабыйлар әкият геройларының “шәхси транспортлары” турында сорауларга җаваплар эзләделәр, “Хәерле юл” дигән кечкенә китапчыкны бергәләп ясадылар, уен бүлмәсендә рәсемнәр буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International