Тойма авылында «Авыл көне» бәйрәме оештырылды. Бәйрәм яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелде.
Авыл халкын һәм кайткан кунакларны район башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камилевна һәм Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Евгений Николаевич котладылар. Бертуктаусыз музыка яңгырады. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер нәфис сүз сөйләде. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, кыек баганага менү, гер күтәрү һәм тагын би ккүп татар халык уеннары уйналды. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Беркем дә читтә калмады, беркем дә бүләксез китмәде. Бәйрәм бик матур узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)