Менделеевск – гүзәл шәһәрем

2021 елның 2 июле, җомга

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют сабыйлары “Менделеевск – гүзәл шәһәрем” танып белү сәгатендә катнашты.

Балалар шәһәр атамасының бөек химик Д.И.Менделеев исеме белән бәйле булуын, химия заводлары тарихын белделәр, шәһәр урамнары һәм данлыклы урыннар буенча “сәяхәт” иттеләр. Сабыйлар үзләре булган урыннарны танып, шатландылар, хисләре белән бүлештеләр, белгәннәрен сөйләделәр. Ахырда, бергәләп уку өчен китап-журналлар сайлап, китапханәне сагынып тагын киләчәкләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International