4 июль көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә "Күңелле стартлар" булып узды. Балалар ике командага бүленде - "Дуслык " һәм "Кояш". Һәркем үз командасы өчен җан атты. Балалар үзләренең иң спортлы, кыю, чыдам булуларын исбатладылар.