Камай авылы китапханәсендә Татарстанда нәшер ителә торган гәҗит -журналларга күзәтү формасындагы әңгәмә уздырылды. Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә гәҗит - журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Чарада катнашучылар “Сөембикә”, “Идел“, ”Мәйдан” һәм башка журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар.