5 июль көнне Тихоново авыл китапханәсендә 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр узган Курск сугышына багышланган «Курск көрәше 50 көн һәм төн» дип исемләнгән инфоурок узды. Ул тарихка Бөек Ватан сугышы вакыйгасы буларак кереп калды. Бу көннәрдә фашистлар гаскәрләре ярты миллионнан артык солдат һәм офицерны югалттылар, танк гаскәрләре һәм хәрби-һава көчләре зур югалту кичерде. Совет гаскәрләре дошманның Белгород-Харьков төркемнәрен тар-мар итеп, Украинаның сул як ярларын һәм Донбассны азат итү максатыннан, уртак һөҗүмгә күчү өчен отышлы урын ала.
23 августта Курск көрәше тәмамланды. Бу җиңү һәм аннан соң килгән совет гаскәрләренең Днепрга чыгуы Бөек Ватан сугышы вакытында тамыр сыну белән тәмамланды. Курск сугышы рус хәрби тарихының тагын бер битенә әверелде.
Балалар «Прохоровка. Курск сугышы», «Балаларга Курск сугышы турында», «Курск сугышы» видеороликларын карадылар.