Жәй планетасында Читалия Утравы

2021 елның 6 июле, сишәмбе

5 июль көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Супер 5» мәктәбенең җәйге лагеры балаларына «Остров Читалия планетада җәй»дип исемләнгән әдәби круизга барырга тәкъдим иттеләр. Сәяхәттә балалар үзләренең яраткан әсәрләрен искә төшерделәр, әкиятләр сюжетларын сөйләделәр, дәртләп конкурсларда, викториналарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Җәйге сәяхәттә катнашып, балалар үзләре өчен китапханәдә кирәкле әдәбиятны табып кына калмыйча, кызыклы, күңелле һәм бер үк вакытта танып-белү вакытын да үткәрергә мөмкин икәнлеген ачтылар. Әкияти сәяхәтнең соңгы этабы булган мультфильм карау балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Чарада Шатлык һәм күңел күтәренкелеге кәефе хөкем сөрде, барысы да уңай эмоцияләр алды. Кызлар һәм малайлар онытылмас тәэсирләр алдылар һәм безгә тагын бер кат кунакка килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International