8июль –Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булса да, аны уздыру матур традициягә әйләнде. Мәхәббәт һәм гаилә бәхете кеше тормышының төп кыйммәтләре булып тора. Ярату һәм бер-береңә булган хөрмәт хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлы эшләргә, балаларны тәрбияләргә, әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне авылдашларны бәйрәм белән котладылар һәм ромашка таҗларына язылган матур теләкләрен җиткерделәр.