Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.

Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 7 хәбәр килгән.

Урып-җыю эшләре "Аглиев КФХ һәм "Кама колхозы" ҖЧҖендә бара.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,5% тәшкил итә, район буенча 386 вакансия буш.

Район үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, район буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә - бүгенге көндә Менделеев районы халкыннан 32,1% прививка ясатылган. Бүгенге көндә Вакцина тулысынча файдаланылган, яңа партия китерелер дип көтелә.

Шулай ук шәһәр көнен һәм Физкультурачылар көнен 14 августта бәйрәм итү турында фикер алыштылар-барлык чаралар да Гассар ис. мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International