Ижевкада цирк тамашасы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

18 июль көнне Ижевка авыл мәдәният йортында Ижау циркы тамашасы булып узды. Циркка бик күп балалар һәм олылар килде. Балалар фокусчыны һәм аның ярдәмчесен шатланып сәламләделәр. Барысына да күгәрченнәр, кызыклы пудельләр, маймыл һәм питонлы аттракцион ошады. Авыл балалары өчен хайваннарның сирәк төрләре белән танышу, фокусчы эшен күрә алу, күңелле клоун белән күңел ачу - зур шатлык .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International