Гадәти булмаган «Корбан бәйрәме» акциясе

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

2021 ел Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 19 июль көнне Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. «Корбан бәйрәме» акциясе үткәрде. Авылдашларын изге бәйрәм белән котлады. Гасырлар дәвамында бу бәйрәм барлык кешеләр өчен ныклы рухи нигез бирә, безне ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә кайтара, кешеләрнең рухын һәм ышанычын ныгыта. Сәйтәктә төрле дин, төрле милләт кешеләре яши, әмма һәрвакыт тату яши. Балаларга төрле милләтләрнең бәйрәмнәре һәм йолалары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International