Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә башында район башлыгы «Благоустройство» МУП начальнигы Рафаэль Сабитовны туган көне белән котлады.
Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 5 хәбәр килгән.
Үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә,1 бала күзәтү астында. Бүген 500 дозага беренче вакцина кайтарылыр дип көтелә. Шулай ук 19 волонтер белән авыручыларга дарулар китерү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә.
Идарәче компаниягә 12 гариза керде.
Шулай ук мәктәпләрнең уку елына әзерлеге һәм Турай авыл җирлегендә балтырга каршы көрәш турында фикер алыштылар.