Медицина хезмәткәрләре һәм педагоглар өчен вакытыннан алда пенсия: 2021 елда шартлар һәм билгеләү сроклары

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елда пенсия яшен арттыру буенча күчеш чоры дәвам итә, аның дәвамында медицина һәм педагогик хезмәткәрләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу вакыты үзгәрә. Аның нигезендә педагогларга һәм медикларга пенсия билгеләү вакыты махсус стаж эшләп чыгарганнан соң түгел, ә акрынлап күчерелә.

2021 елда күрсәтелгән хезмәткәрләр өчен пенсиягә чыгу кичектерелә торган чор 3 ел тәшкил итә. Димәк, агымдагы елда кирәкле медицина яки педагогик махсус стаж эшләүчеләрнең вакытыннан алда пенсиягә хокукы 2024 елда барлыкка киләчәк.

Мәсәлән, 2021 елның июнендә кирәкле стажны эшләгән табиб 3 елдан соң – 2024 елның июнендә күчеш чоры нигезендә пенсиягә чыга ала. Махсус стаж 2022 елда җыелса, 2026 елда пенсия билгеләнә. 2023 елдан алып медицина һәм педагогик хезмәткәрләр өчен пенсия билгеләү хокукы 5 елга кичектерелә.

Махсус стажның дәвамлылыгына карата таләпләр конкрет һөнәргә карап та артмый, элеккеге кебек үк педагогик хезмәткәрләр өчен 25 ел, медицина хезмәткәрләре өчен 25 яки 30 ел тәшкил итә. Эш белән беррәттән, вакытыннан алда пенсия билгеләү стажына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү курслары) чорлары да кертелә. Әлеге норманы беркеткән Россия Федерациясе Хөкүмәте карары 2021 елның 18 апреленнән үз көченә керде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категория хезмәткәрләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу һәм кирәкле медицина яки педагогик стаж алу өчен башка нигезләре булырга мөмкин. Мәсәлән, Төньякта эшләү белән бәйле. «Төньяк» стажга карата таләпләр ерак төньяк районнарында – 15 календарь ел, яки 20 календарь ел -Ерак Төньякка тиң җирләрдә. Бу нигез буенча, пенсия яшен арттыру буенча күчеш чорын исәпкә алып, 2028 елда 55 яшьтә пенсиягә 1973 елда туган һәм 60 яшь тулган Төньяк хатын-кызлары һәм ир-атлары чыга. Элек гамәлдә булган закон нормалары буенча 2021 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгарга тиеш булган (бу 1971 елгы хатын-кызлар һәм 1966 елгы ир-атлар) төньяклылар өчен ул өч ел тәшкил итәчәк. Алар 2024 елда 53 яшьлек хатын-кызлар һәм 58 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга ала.

Моннан тыш, ерак төньяк районнарында 12 ел эшләгән яки Ерак Төньякка тиңләштерелгән җирдә 17 ел эшләгән һәм 20 ел иминият стажы булган ике һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.

Шулай ук, махсус стаж эшләп чыгарылган көннән башлап педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре пенсионерлар булалар һәм кайбер ташламалардан файдалана алалар. Мәсәлән, диспансеризацияне узу өчен ел саен ике түләүле көн бирү хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International