Әдәби уен “Ә сиңа әкият сөйләргәме?”

2021 елның 23 июле, җомга

Тойгуҗа авылы китапханәсендә  рус әдәбияты белгече, фольклорчы, тарихчы, этнограф Александр Николаевич Афанасьевның тууына 195 ел тулу уңаеннан “ “Ә сиңа әкият сөйләргәме ?” дип аталган әдәби уен үткәрелде. Китапханәче балаларны А.Афанасьевның тормышы, иҗаты белән таныштырды, “Шалкан “дип аталган рус халык әкиятенә кәгазьдән әкият персонажлары ясап, әкиятне инсценировкалап укыдылар.  Афанасьев эшкәртүендә нәшер ителгән “”Патша кызы -  бака”, “Чуртан кушуынча “ исемле әкиятләрне укып, әкиятләрнең кеше тормышындагы тәрбияви әһәмияте турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International