Песәй авылы мәдәният йортында татар халкының милли йолаларына багышланган кичә үткәрелде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

23 июль көнне Песәй авылы мәдәният йортында татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә багышланган кичә үткәрелде. Балалар өчен татар гореф-гадәтләре турында кызыклы презентация, видеороликлар тәкъдим ителде. "Йөзек салыш", "Чума үрдәк, чума каз", "Кәрия-Зәкәрия", "Түбәтәйле", "Эх, Зилем-Зиләле" күңелле җырлы-бию уеннары балаларның күңеленә хуш килде. Бу очрашу балаларга яхшы кәеф һәм бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International