«Без - янгын сүндерүчеләр»

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Җәйге каникуллар балаларның буш вакытларының шактый өлешен тәшкил итә. Җәйге чорда янгын чыгу ихтималы зур булу сәбәпле, Турай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Без батыр янгын сүндерүчеләр»дигән чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, янгын чыккан очракта дөрес гамәлләргә өйрәтү иде. Чара урамда, сирена тавышлары астында узды, ул бер сулышта бик кызыклы үтте. Шулай ук чарага МЧС ветераны Вәлиев Флорид Гайфетдин улы чакырылган иде, ул балаларга үз һөнәрләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын искә төшерде. Әлеге чара бик күп уңай эмоцияләр, онытылмас тәэсирләр һәм янгын куркынычсызлыгы турында гыйбрәтле вакыйгалар бүләк итте.

Чара ахырында барлык балалар да истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International